Россиядә күп балалы әти-әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала, шулай ук ана капиталы акчаларын алырга хокуклы.
"Беренче чиратта, эш гарантияләре контекстында күп балалы әти-әнинең статусын билгеләргә кирәк. Бу өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган хатын-кыз яки ир. Шул ук вакытта балаларның кечесе 14 яшьтән кечерәк булырга тиеш», — дип билгеләп үтте хезмәт бәхәсләре буенча эксперт Андрей Чирук.
Россия Хезмәт кодексы күп балалы әти-әниләр өчен берничә гарантияне күздә тота, мәсәлән, балалары булу сәбәпле аларны эшкә алмау, төнге вакытта 22:00 сәгатьтән 06:00 сәгатькә кадәр өстәмә эшкә, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү тыела. Командировкаларга бары тик язма ризалык белән генә җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта әни кеше дә, әти кеше дә уңайлы вакытта ел саен түләүле отпуск алырга хокуклы.
Моннан тыш, бер баласы 1,5 яки 3 яшьтән кечерәк булган күп балалы әти-әниләр өчен дә өстәмә гарантияләр бар. Алар өчен эшкә кабул иткәндә сынау срогы булмау, баланы ашатып килү өчен өстәмә тәнәфесләр, шул ук эш бирүчедә хезмәт бурычларын үтәү мөмкин булмаган очракта башка эшкә күчерү каралган.
"Күп балалы әти-әниләрнең 3 яшькә кадәрге баласы булса, эш бирүченең үз теләге буенча хезмәт килешүен өзәргә хокукы юк. Ата-аналарның хокуклары Хезмәт кодексы белән генә якланмый. Күп балалы әни эшкә урнашкан оешманың җитәкчесе, хокук бозылган очракта, административ һәм җинаять җаваплылыгына да тартыла ала", - дип нәтиҗә ясады Андрей Чирук.
Биш һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшьләренә кадәр үстергән әниләр бүгенге кебек алга таба да пенсиягә 50 яшьтән чыгачак. Өч һәм дүрт бала тапкан аналар беренче тапкыр пенсиягә алдан чыгу хокукы алды. Өч балалы ана яңа пенсия яшеннән өч алда, ягъни 57 яшьтә лаеклы ялга китиә ала. Дүрт балалы ана лаеклы ялга дүрт елга алдарак – 56 яшьтә чыгарга хокуклы.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен күп балалы ананың 15 ел иминият стажыына ия булуы һәм балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән булуы кирәк. Балага 1,5 яшь тулганчы бала тәрбияләү дә стажга керә. Өч бала өчен стажга – 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел кертелә.
2021 елдан ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү вакыты кыскартыла: ана капиталы сертификаты бирү – биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү ун эш көненнән дә артмый. Башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу кирәк булганда, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Гамәлдәге норматив сроклар агымдагы ел ахырына кадәр саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен – унбиш эш көне, гаиләнең акча белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен бер ай вакыт бирелә.
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, агымдагы елның апрель уртасыннан пенсия фонды сертификатларны актив рәвештә бирү эшенә керешәчәк. Ягъни, бала тугач та, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Ана капиталына хокук бирүче мәгълүмат пенсия фондына ГХАТ (ЗАГС) язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар