16+

Россиядә медицина хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрәчәкләр

Россиядә сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен фатирларны ташламалы сатып алу программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Россиядә сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен фатирларны ташламалы сатып алу программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Әлеге программа кысаларында беренчел взнос нульгә төшереләчәк һәм база ставкасы киметеләчәк. Проектны булдыручылар сүзләренчә, бу медицина хезмәткәрләренә махсус шартларда үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзүче компанияләрнең берсе җитәкчесе программаны эшләтеп җибәрүне болай дип шәрехләде: «Бүген фатир мәсьәләсен хәл итүнең отышлы мөмкинлекләре кимеде, шуңа күрә без мөһим килешүгә кул куйдык, аның нигезендә бөтен Россия буенча миллионлаган гражданнарның гомерләрен коткаручы һәм аны сыйфатлырак итүче кешеләр үзләренең торак шартларын яхшырта алачак».

Элегрәк дүрт яңа ташламалы ипотека программасы: яшь белгечләр, сәнәгать һәм төзелеш хезмәткәрләре, шулай ук фәнни хезмәткәрләр өчен игълан ителгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading