16+

Россиядә пенсиянең уртача күләме билгеле

Россиядә пенсиянең уртача күләме билгеле булды. 1 апрельгә аның суммасы 20 941 сумга җиткән.

Россиядә пенсиянең уртача күләме билгеле булды. 1 апрельгә аның суммасы 20 941 сумга җиткән.

Россиядә уртача пенсия 1 апрельгә 20 941 сум тәшкил иткән, эшләүче пенсионерларның — 17 484 сум, ә эшләмәүчеләрнең — 21 751 , дип хәбәр итә РИА Новости РАНХиГС Көньяк-Россия идарә институтының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Татьяна Подольскаяга сылтама белән.

1 апрельгә Россиядә пенсионерлар саны якынча 40 982 100 кеше тәшкил иткән. Аларның 18,99 проценты – эшләүче пенсионерлар.

Хәзер аларның 81,31 проценты картлык буенча пенсия ала. Эшләмәүче пенсионерларга пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләре буенча түләүләр эшләүчеләргә караганда югарырак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading