"Суыту чоры" - ул гражданин үзе теләмәгән очракта да, теге яки бу сәбәп белән тагылган өстәмә иминият килешүләреннән баш тартып, акчаны кире кайтару вакыты. Закон бер хезмәтне икенчесе тарафыннан мәҗбүри сатып алуны шарт итеп куюны тыя, ә ОСАГО килешүен төзегән вакытта өстәмә хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җаваплылык та каралган.
Россия Банкы өстәмә иминият хезмәтен мәҗбүри таккан очракта аннан баш тартырга киңәш итә. Мәҗбүри тагылган килешүдән баш тарту өчен гражданин язмача гариза белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
"Суыту чоры" биш эш көнен тәшкил итә (иминиятләштерүче күбрәк вакыт та билгеләргә мөмкин). Ул иминият килешүе төзелгән көннән алып исәпләнә.
Гражданин "суыту чоры"нда иминиятләштерүдән баш тарткан очракта компания полис өчен түләнгән акчаны тулысынча кайтарырга бурычлы.
Комментарийлар