16+

Россия белән Төркия арасында чартер рейслары быелга туктатыла

Төркиягә юлламаларны инде алып өлгергән туристлар сәяхәттән баш тартмый икән.

Төркиягә юлламаларны инде алып өлгергән туристлар сәяхәттән баш тартмый икән.

Россия һәм Төркия арасында чартер рейслары быел гамәлгә куелмаячак. Бу хакта, Россия туристик операторлары ассоциациясе Майя Ломидзега сылтама белән "Известия" газетасы хәбәр итә.

Ломидзе 14 июль көнне төрек делегациясенең Россия ведомстволары белән очрашуында катнашкан. Очрашу барышында Төркия курортларында россияле туристларның куркынычсызлыгы хакында да сөйләшкәннәр. Нәтиҗәдә, Төркия ягы сәяхәтчеләр өчен куркыныч булырлык урыннарның исемлеген төзергә тиеш дигән карарга киленгән.

"Россия ягының таләпләрен һәм Төркиянең бу таләпләргә җавапларын эшлекле төркем барлаячак һәм уртак документка теркәячәк", - дигән Ломидзе. Шулай ук ул россиялеләр тарафыннан Төркиягә турларга сорау кимүен искәрткән. Бу күптән түгел булган хәрби түнтәрелеш омтылышы белән бәйле, дигән әңгәмәдәш.

Шуңа да карамастан, Ломидзе сүзләре буенча, Төркиягә юлламаларны инде алып өлгергән туристлар сәяхәттән баш тартмыйлар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading