16+

Россия чаңгычылары 42 елдан соң беренче тапкыр эстафетада алтын яулады

Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында алтын яулады.

Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында алтын яулады.

Россия ир-атлар җыелма командасы 42 елдан соң беренче тапкыр Пекиндагы Олимпиадада чаңгы эстафетасында алтын яулады.

2022 елгы Уеннарда Россия командасы, дистанцияне бер сәгать 54 минут 50,7 секунд эчендә узып, 4х10 чакрымлык узышта беренче булды. Командабызны Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов һәм Сергей Устюгов тәкъдим итте. Беренче ике этап классик стиль белән узды, соңгысы - ирекле.

Икенче урынны Норвегия җыелма командасы (Эмиль Иверсен, Пол Голберг, Ханс Кристер Холунн, Йоханнес Хёсфлот Клебо) алды, ул безнекеләргә бер минут та 7,2 секунд оттырды, өченче урында французлар - Ришар Жув, Юго Лапалю, Клеман Парисс, Морис Манифика.

Моңа кадәр Россия чаңгычылары беркайчан да эстафетаны отканнары булмады - 2018 елда Пхёнчханда һәм 2014 елда Сочида алар икенче булдылар. Алтын медальләрне Советлар Союзының ирләр җыелма командасы соңгы тапкыр 1980 елда яулап алган.

Алексей Червоткинга 26 яшь, ул 2018 елгы уеннарның эстафетадагы көмеш призеры. 25 яшьлек Александр Большунов ике тапкыр Олимпия чемпионы булган - Пекинда ул инде скиатлонда алтын һәм 15 чакрымга узышта көмеш яулаган, аның барлыгы җиде олимпия бүләге бар. Спортчының яшьтәше Спицов биш Олимпиада медаленә ия, Пекинда ул скиатлонда икенче булган. 29 яшьлек Устюгов өчен беренче олимпия медале.

Россия җыелма командасы өчен бу алтын медальләр 2022 елгы Олимпиадада дүртенче булды. Моннан тыш, милли команда исәбендә дүрт көмеш һәм алты бронза- барлыгы 14 бүләк бар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading