16+

Россия ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыта

"Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы 16-18 май көннәрендә Грозный шәһәрендә уза, дип хәбәр итә РИА Новости. Билгеле булганча, әлеге төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Утырышта Россиянең мөселман илләре белән үзара икътисади хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләшәчәкләр.

Быел төркем утырышында 57 кеше катнаша. Россияне 23 кеше тәкъдим итә. Алар арасында Татарстан, Чечня, Дагестан, Ингушетия, Карачаево-Черкесия, Кырым, Төньяк Осетия башлыклары, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, җәмгать, фән һәм дин эшлеклеләре дә бар. Ирак, Алжир, Бангладеш, Кувейт, Бахрейн, Төркия, Әфганстан, Йәмән, Иордания, Пакистан, Катар, Согуд Гарәбстаны, Иран, Ливан, Сирия һәм башка чит илләрдән дә кунаклар булачак. Стратегик күзаллау төркеме кысаларында, җәмгыятьтә радикал идеяләргә каршы тору максатыннан, Россия мөселман халыкларының традицион кыйммәтләрен пропагандалау буенча да эш алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез: "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме 2006 елда оештырылды. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин төркем рәисе вазифаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Татарстан Президенты рәислегендә беренче утырыш 2015 елның июнь аенда яңартылган форматта узды. Икенче утырыш 2016 елда Казанда үтте.
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аеруча мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading