16+

Россия мәктәп укучыларына яңадан көмеш медальләр тапшырыла башлаячак

Россиядә мәктәпне тәмамлаучыларга яңадан көмеш медальләр тапшырылачак, дип яза ТАСС РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән.

Россиядә мәктәпне тәмамлаучыларга яңадан көмеш медальләр тапшырылачак, дип яза ТАСС РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән.

"Әти - әниләр өчен дә, укучылар өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм: киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кире кайтарачакбыз", - дип белдергән ведомство башлыгы.

2014 елга кадәр алтын һәм көмеш медальләр белән алдынгы чыгарылыш укучылары бүләкләнеп килде. Алтын медаль алу өчен мәктәп укучысының барлык фәннәр буенча 5 билгесе булырга тиеш. Көмеш медальгә аттестатта ике дүртледән артык булмаган чыгарылыш укучылары өмет итә алган.

2014 елда мәктәпләрдә медальләр тапшыру туктатылган. Аларны “Укуында аерым уңышлары өчен” дип аталган бердәм федераль медаль белән алыштырганнар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading