16+

Россия спортчылары Сурдлимпия уеннарында беренче урында бара

Россия спортчыларыТөркиянең Самсун шәһәрендә Сурдлимпия уеннары ярышының 11нче көнендә тугыз алтын, алты бронза медаль яулады.

Россия спортчыларыТөркиянең Самсун шәһәрендә Сурдлимпия уеннары ярышының 11нче көнендә тугыз алтын, алты бронза медаль яулады.

Россия җыелмасы барлыгы - 83 алтын, 51 көмеш, 61 бронза медаль яулап, гомуми хисапта беренче урынга чыкты.

Икенче урында - Украина җыелмасы (21-41-36). Өченче урынны Көньяк Корея командасы (17-19-13) яулады.

Искәртеп үтик, Сурдлимпия уеннарында начар ишетүче, яки бөтенләй ишетмәүче спортчылар катнаша. Сурдлимпия җәйге уеннары - 1924 елдан, ә кышкысы 1949 елдан үткәрелеп килә. Әлеге уеннар, Паралимпиададагы кебек үк, шул ук кагыйдәләр һәм шул ук трассаларда уза. 2017 елгы Сурдлимпия уеннары бүген, 30 июльдә, төгәлләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading