16+

“Россия студентлар атналыгы” форумы башлана

17-21 октябрьдә "Россия студентлар атналыгы" дип аталган Беренче бөтенроссия форумы узачак.

17-21 октябрьдә "Россия студентлар атналыгы" дип аталган Беренче бөтенроссия форумы узачак.

Анда Россиянең 28 шәһәреннән 80 югары уку йорты, шул исәптән Казан да катнаша.
Хәзерге вакытта форумда катнашырга 8 меңгә якын кеше теләк белдергән. Татарстан буенча катнашучылар саны исә 400 ләп. Бу - Чаллы, Әлмәт һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән гаризалар. Катнашучылар барысы да студнеделя.рф сайтында теркәлү уза.

Форумны "Кампус" студентлар коммуникациясе агентлыгы оештыра.
- Бу «Яшь гвардия» эшен дәвам итүче агентлык. Аның эше соңгы ике елда безгә күрсәткеч булып тора, - диде Татарстан Республикасы "Яшь гвардия» җитәкчесе Динар Бариев.
«Кампус" берничә проекттан гыйбарәт: авыр хәлдә калган студентларга социаль ярдәм күрсәтү фонды, студентлар стажировкасы банкы, белем бирү лекториясе, "Студент-Event" чаралар оештырырга ярдәм итүче конструктор. "Россия студентлар атналыгы" форумы да "Кампус" проектларының берсе.


Аның төп юнәлеше студентлар инициативаларын, проектларын карау, проблемаларын хәл итү булачак. "Россия студентлар атналыгы"ның һәр көне "Кампус" проектлары белән бәйле билгеле бер темага багышланган. Форумның нәтиҗәсе булып 2016-2017 елга студентларның эш планы төзеләчәк һәм "Студентлар берлегенең бүгенге хәле" дигән доклад әзерләнәчәк. Татарстанда форум Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр институты (ИУЭП), Универсиада авылы базасында оештырыла. Форумның төп максаты - студентлар үсешенең федераль стратегиясен булдыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading