16+

Россия юлларында видеокамералар ике тапкыр күбрәк булачак

​​​​​​​Бу хакта, РФ Транспорт министрлыгына сылтама ясап, «Известия» газетасы яза.

Россия юлларында видеокамералар ике тапкыр күбрәк булачак

​​​​​​​Бу хакта, РФ Транспорт министрлыгына сылтама ясап, «Известия» газетасы яза.


Камералар санын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты нигезендә арттыру күздә тотыла. Проектның башлангыч версиясе төбәкләргә җибәрелгән, хатка транспорт министры урынбасары Николай Асаул кул куйган. Моннан тыш, ведомство видеокамераларның урнашу рәвешен дә үзгәртергә ниятли.

Хәзерге вакытта Россия юлларында 9 меңнән артык камера бар, аларның саны арта. Алдагы ел ахырында камераларның исәбе 11 процентка күбрәк булыр дип көтелә.

фото - prava.expert

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X