16+

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар. Бу хакта «Известия» газетасы Гознак компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар. Бу хакта «Известия» газетасы Гознак компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Паспортларны яңадан бирә башлаулары һәм моның стандарт режимда алып барылуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әмма гаризалар күп булу сәбәпле, паспорт алу вакыты озаерга мөмкин.

2 февральдә яңа үрнәктәге электрон чит ил паспортлары алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү вакытлыча туктатылган иде. Гознак компаниясендә моны документларга сорау зур булу аркасында килеп чыккан техник сәбәпләргә бәйләп аңлаттылар.

Яңа чит ил паспортлары уникаль чип белән җиһазландырылган, шуңа күрә алар биометрик документ санала. Яңа үрнәктәге паспортлар 10 елга исәпләнгән, дип яза "Татар Информ.Татар"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading