16+

Россиядә электрон паспортлар кайчан кертелә башлый?

Ул документның кәгазь варианты белән бер дәрәҗәдә булачак.

Ул документның кәгазь варианты белән бер дәрәҗәдә булачак.

Мәскәүдә электрон паспортларны кулланылышка 1 декабрьдә кертә башлаячаклар. Ә ил буйлап документ 2023 елның 1 иленнән дә соңга калмыйча кертеләчәк, дип яза "РИА Новости". Моңа бәйле закон проекты хокукый актлар проектлары федераль порталында бастырылган.

Электрон паспорт документның кәгазь варианты белән бер дәрәҗәдә булачак. Әгәр дә гражданин электрон паспорт рәсмиләштерә икән, аның кәгазь паспортны дөрес түгел дип саналачак.

Электрон паспортта кешенең биометрик һәм башка төрле шәхси мәгълүматлары, шул исәптән фото сурәте һәм кул бармаклары эзләре дә урын алачак. Бу мәгълүматларны Россиянең Чит илләр министрлыгына тапшырачаклар.

Хөкүмәт 1 июньгә кадәр электрон паспортның нинди булачагын һәм бланк үрнәген расларга тиеш. Моннан тыш Россия гражданины паспорты хакында нигезләмәгә дә үзгәрешләр кертеп, паспортны алыштыру, электрон паспортны бирү, анда мәгълүмат урнаштыру, активлаштыру тәртипләре дә расланган булырга тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading