16+

Россиядә җенесне үзгәртү операцияләрен тыючы канунны хупланды

Медицина ярдәме өчен бер генә аерымлык каралган.

Медицина ярдәме өчен бер генә аерымлык каралган.

Дәүләт Думасында җенесне үзгәртү операцияләрен тыючы канун проектын бертавыштан хупладылар. Бу хакта парламентарий Ирина Филатова хәбәр итте.

"Җомга көнне депутатлар җенесне үзгәртүне тыю турындагы резонанслы закон проектына үз имзаларын куйсалар да, ял көннәрендә аның тексты өстендә эшләү дәвам итте. Берничә версия каралган. «Физиологик булмаган» аерымлыкларга юл куймаган иң авыр вариант җиңү яулады», - дип яза сәяси эшлекле.

Ул билгеләп үткәнчә, проект табиблар комиссиясе карары буенча тумыштан килгән физиологик аномалияләрне дәвалаганда балалар өчен генә җенесне үзгәртү буенча медицина операцияләрен күздә тота.

Шулай ук канун медицина учреждениеләренең мондый операцияне үткәрү турындагы документлары нигезендә ЗАГСта шәхси мәгълүматларга тиешле үзгәрешләр кертүне тыя.

«Трансгендер секта кешеләрнең тормышларын төзәтергә мөмкинлек бирмичә имгәтү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә», - дип тәмамлады Филатова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading