16+

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр нинди?

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты экспертлары Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты экспертлары Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Тикшеренү нәтиҗәләре RT телеканалы сайтында дөнья күргән. Рейтингта беренче баскычны инженер-мехатроник һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре били. Алар 100 мең сум хезмәт хакы ала. Бораулаучы һәм банк базарында операцияләр буенча белгечнең эш хакы 95 мең сумнан башлана.

Бизнес-аналитик, кушымталарны интеграцияләү белгече һәм термик эшкәртү процессларын модельләштерү белгеченә 90 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Куллану кредитлары буенча белгечләр (85 мең сум) исемлекнең иң соңгы баскычында урнашкан.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading