16+

Россиядә исерек йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга планлаштыралар

Россиядә исерек йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга планлаштыралар.

Россиядә исерек йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга планлаштыралар.

Исерек йөртүчеләргә тагын да катырак җәза бирәчәкләр. Хәзер мондый хокук бозучыларны өч елга кадәр утыртырга мөмкиннәр. Бу  рецидивистларга гына кагыла. Хәзер руль артына исерек килеш утырып эләккән кешеләр өчен өч йөз мең сумга кадәр штраф һәм иң күбе ике ел төрмә каралган.

Эчке эшләр министрлыгында мондый чараларны артык йомшак дип саныйлар. Исерек йөргән өчен хөкем ителгән һәр бишенче кеше яңадан закон боза. Һәм асылда җинаятьчегә әверелә.

Шуңа күрә катырак санкцияләр кертергә тәкъдим ителә. Ярты миллион сумга кадәр штраф, өч елга кадәр мәҗбүри эшләр. Һәм шундый ук иректән мәхрүм итү вакыты. Фикер алыша торган төзәтмәләр арасында шулай ук автомобильне кире кайтару хокукыннан башка тулысынча конфискацияләү дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Руль артына янадан утырмаслык булсын!!!

    Мөһим

    loading