16+

Россиядә коронавирустан авыручылар саны меңнән арткан, терелечүләр - 45

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирустан авыручылар саны бер меңнән артып киткән һәм 1036 га җиткән, дип хәбәр итә оператив штаб.

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирустан авыручылар саны бер меңнән артып киткән һәм 1036 га җиткән, дип хәбәр итә оператив штаб.

Шулай ук бүген әлеге вирустан тагын бер кеше вафат булуы мәгълүм. Моңа кадәр ике олы яшьтәге хатын-кыз коронавирус эләктерү сәбәпле, дөнья белән хушлашкан иде.

Коронавиурсны җиңүчеләр саны Россиядә 45 кешегә җиткән. Яңа очраклар исә иң күбе Мәскәүдә (157 кеше), Кырымда, Мәскәү өлкәсендә, Волгоградта, Чечняда, Мордовиядә, Удмуртиядә, Самарада, Ивановада, Орлов, Тула, Ярославль, Ростов, Киров, Дагыстан  төбәкләрендә ачыкланган. Шулай ук Татарстанда да бүген короновирус йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading