16+

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү системасы үзгәрәчәк

Россия төзелеш министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тупланачак махсус счетлар эшли башлады. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә.

Россия төзелеш министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тупланачак махсус счетлар эшли башлады. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә.

Бу инициатива коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең гамәлдәге системасын тамырдан үзгәртергә тиеш. Идарәче компанияләр инде йортларда яшәүчеләрнең акчаларын ирекле рәвештә куллана алмаячак.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев аңлатуынча, хәзер акча идарә компаниясе хисабына эләгә, аларның милкенә әверелә. Шул рәвешле, йортта яшәүчеләр чыгымнар турында хисапны һәм булачак чыгымнар планын раслау вакытында елына бер тапкыр гына җыелыш вакытында белә ала. Намуссыз оешмалар исә моннан үз файдаларын каерырга тырыша.
Яңа система кертелгәч, кешеләр үз акчаларының нинди максатларга сарыф ителүенә ышана алачак.

Махсус счетларга кергән акчаны Идарә компаниясе су, җылылык һәм электр белән тәэмин итүче оешмаларга гына күчерә алачак, диелә газетада.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading