16+

Россиядә яшәүчеләргә бәхетле булу өчен күпме хезмәт хакы кирәк?

Россиялеләргә үзләрен бәхетле итеп тою һәм тынычлап яшәү өчен аена уртача 161 мең сум акча эшләргә кирәк икән. Бу хакта ТАСС Superjob порталына сылтама белән хәбәр итте.

Россиялеләргә үзләрен бәхетле итеп тою һәм тынычлап яшәү өчен аена уртача 161 мең сум акча эшләргә кирәк икән. Бу хакта ТАСС Superjob порталына сылтама белән хәбәр итте.

Ир-атларның "аппетит" зуррак (181 мең),  аларга хатын-кызларга (138 мең) караганда акча күбрәк булуы ачыкланган.

Сораштыруда катнашкан 24 яшькә кадәрге  кешеләргә аена 118 мең сум да җитә, ә менә 35 яшьтән  узганнарга  бәхет өчен аена 172 мең сумсыз да булмый икән.

Мәскәүдә яшәүчеләр иң күп өмет итүчеләр булып чыккан, алар 212 мең сум хезмәт хакына канәгать булачак, ә менә Оренбург гражданнары тыйнак - 115 меңгә дә риза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading