16+

Россиялеләргә бакча участокларында (дача) йорт куяннары һәм тавыклар үрчетергә рөхсәт иттеләр

Дәүләт Думасы тиешле канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы тиешле канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Россиядә бакча һәм бакча кишәрлекләрендә тавыклар һәм йорт куяннары үрчетергә рөхсәт иттеләр. Дәүләт Думасы тиешле канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости басмасы хәбәр итә.

Документтан күренгәнчә, җир турындагы кануннарны, санитария-эпидемиология кагыйдәләрен һәм гигиена нормативларын үтәгән очракта, гражданнарга, бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә кош-корт һәм йорт куяннары үрчетергә рөхсәт ителә. Шулай ук йорт хайваннарын үрчетү мөмкинлеге территориянең шәһәр төзелеше регламенты белән каралырга тиеш.

Моннан тыш, канун участокларны төзү процедурасын камилләштерә: территорияне планлаштыру буенча документлар таләп ителмиячәк. Бу бакчачылык ширкәтләренең һәм бакчачыларның чыгымнарын киметергә ярдәм итә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading