16+

Россиялеләрне бензинга бәяләрнең кискен артуы турында кисәтәләр

Россиядә бензин ягулыгына күпләп сату бәяләре инде гыйнварда ук үсә башларга мөмкин. Бу нефть бәясе артуга бәйле.

Россиядә бензин ягулыгына күпләп сату бәяләре инде гыйнварда ук үсә башларга мөмкин. Бу нефть бәясе артуга бәйле.

"Коммерсанть" басмасы язганча, 2020 елның декабреннән алып АИ-92 һәм АИ-95ның тоннасы 8% ка, ягьни 48 мең сумга һәм 49 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән. Әлеге язма авторлары фикеренчә, дәүләт компанияләргә ил эчендә ягулык сатудан барлыкка килгән югалтуларның бер өлешен демпфер аша компенсацияләргә мөмкин. Әмма гыйнварда компанияләргә бу механизм буенча бюджетка түләргә туры киләчәк. Аналитиклар хәбәр иткәнчә, бензин сату күләме декабрь ахырында 15% ка кимегән, бу күп очракта коронавирус пандемиясе белән бәйле.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading