16+

Россиялеләрнең өчтән бере үзлегеннән дәвалана

Авырган очракта Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере үзлегеннән дәвалана. Шуның белән бергә, 46 проценты, димәк күпчелек, дәүләт медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә. Һәр унынчы кеше түләүле клиникага бара.

Ә Россиядә бер процент халык үз акчасын халык дәвачыларына бирергә дә риза. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шундый мәгълүматлар җиткерә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия халкының күпчелеге сәламәтлекләрен уңай яктан бәяли - өчтән береннән күбрәге үзләрен яхшы хис итүләрен, яртысыннан артыгы әйбәт булуын җиткерә. Үзләрен начар хис итүдә Россия халкының күпчелеге төп сәбәп итеп стрессны саный. Алар аны эштә дә ала, дәвалану һәм даруларга акча җитмәү, шулай ук экологик вазгыять тә тәэсир итә.
Шуның белән бергә, һәр өченче кеше үзен сәламәт дип саный. Һәр икенче кеше сәламәтлеген канәгатьләнерлек дип, сораштыруда катнашучыларның 15 проценты гына хәленең начар булуын җиткергән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading