16+

Россиянең кайбер төбәкләрендә коронавирус буенча чикләүләр катгыйлана

Псков өлкәсендә гамәлдәге чикләүләрне октябрь ахырына кадәр озайтканнар.

Псков өлкәсендә гамәлдәге чикләүләрне октябрь ахырына кадәр озайтканнар.

Моннан тыш, дүшәмбедән Псков шәһәрендәге мәктәпләр һәм тагын 11 торак пункттагы белем учаклары дистанцион укуга күчә. Барлык массакүләм чаралар да тыю астында.

Иваново өлкәсендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар белән интегүчеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимын керттеләр. Бары тик медицина ярдәме яки вакцина кадату, якындагы кибетләргә һәм даруханәләргә бару өчен генә чыгарга мөмкин.

Битлек режимын үтәү контролен Мәскәү өлкәсе транспортында көчәйттеләр. Петербургта бүгенге көннән алып COVID-пациентлар өчен өстәмә койкалар җәелдерәләр. Сугыш ветераннары өчен госпитальдә меңгә якын урын барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading