16+

Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү турындагы указларны имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү турындагы указларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү турындагы указларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Республика агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исемен бирергә», - диелә указларның берсендә. Исемлектә барлыгы сигез кеше күрсәтелгән.

Шулай ук авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен өч тракторчы-машинист – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, тагын өч белгеч республикада физик культура һәм спортны үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре булды.

Моннан тыш, эчке эшләр органнарында күпьеллык хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга өлеш керткән өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары – экстремизмга каршы тору үзәгенең яшьләр мохитендә экстремизмга, экстремистик оешмалар һәм берләшмәләргә каршы тору бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илнар Гарипов билгеләп үтелде. Аңа Татарстан Республикасының атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре исеме бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading