16+

Рәшит Нургалиев Куркынычсызлык Советы Секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләнде

Президент Путин Рәшит Нургалиевны Куркынычсызлык Советы Секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләде.

Президент Путин Рәшит Нургалиевны Куркынычсызлык Советы Секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләде.

Нургалиев Россия Эчке эшләр министрлыгын 2004-2012 елларда җитәкләде, ул эшләгән дәвердә милиция полиция итеп үзгәртелде, инде хәзер аңа Куркынычсызлык Советы Секретаре урынбасары вазифалары йөкләнде. 
Куркынычсызлык советы секретаре вазыйфасын Николай Патрушев били. 

Россия Иминлек Советы рәисе вазифасын президент Владимир Путин үзе башкара, ә аның урынбасары булып Дмитрий Медведев тора. Куркынычсызлык советының даими әгъзалары арасында башкарма һәм закон чыгару хакимиятенең төп органнары җитәкчеләре: Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин; Эчке эшләр, оборона һәм чит ил эшләре министрлары — Владимир Колокольцев, Сергей Шойгу һәм Сергей Лавров; Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко; Тышкы разведка һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте директорлары-Сергей Нырышкин һәм Александр Бортников; Президент администрациясе башлыгы Антон Вайно һәм Президентның Экология буенча махсус вәкиле Сергей Иванов та бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading