16+

Рәсим Низамов: "Концертларны туктату яклы түгелмен"

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов бүгенге вәзгыять аркасында концертларны туктату-туктатмау турындагы фикере белән уртаклашты.

Рәсим Низамов: "Концертларны туктату яклы түгелмен"

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов бүгенге вәзгыять аркасында концертларны туктату-туктатмау турындагы фикере белән уртаклашты.

“Концертлар турында “нигә кирәк ул?”, “җырлый торган вакытмени?”, “болай да авыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит концерт, җыр беркайчан да тукталмаган. Сугыш чорында да артистлар фронтка барып җырлаган. Бүген бит әле андый халәт түгел, Аллаһка шөкер. Концертларны туктатырга кирәк дип санамыйм, чөнки кеше җыр белән дә юанырга тиеш дип саныйм. Җыр – кешенең юанычы, таянычы. Әлбәттә, сүз дә юк, ирен яки улын анда озаткан кешенең җыр тыңлыйсы килмидер. Ләкин тормыш бит дәвам итә. Концертларны туктату яклы түгелмен. Үзем өчен әйтмим. Тамашачы, халык өчен әйтәм. Аллаһы боерса, бар да әйбәт булыр. Безнең халык кайгыда да, шатлыкта да җыр белән юанган. Алга таба бар да әйбәт булсын, дигән өмет белән җырлап яшәргә язсын дип телим”, - диде Рәсим Низамов. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу авыр заманда кемнең концерт карыйсы килер икен

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бераз патриотик жырлар да кертегез программагызга

      Мөһим

      loading