16+

Рөстәм Миңнеханов: «Әгәр дә без үз-үзебез тәэмин итсәк, санкцияләр безгә бернинди мәшәкать тудырмаячак»

Рөстәм Миңнеханов: «Әгәр дә без үз-үзебез тәэмин итсәк, санкцияләр безгә бернинди мәшәкать тудырмаячак»

Казанда Россия Федераль Җыенының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы комитеты күчмә утырышы узды. Киңәшмәдә катнашучылар алга таба бөртекне эшкәртү, нефть, газ, химия тармагының һәм машина төзелеше комплексының үсеш перспективалары турында сөйләштеләр.

"Татарстан - сәнәгать төбәге, әмма стратегик бурычларны кануннар ярдәмендә генә чишеп була. Бүген күп федераль программалар, сәнәгатькә ярдәм фонды эшли, кластер үсеше буенча мөһим мәсьәләләр хәл ителә, тик болар гына җитми", - дип җиткерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга утырыш йомгаклары буенча.

Республика башлыгы, төбәкнең үз-үзен тәэмин итәргә тиеш булуы мөһим, дип билгели. Биредә төп рольне азык-төлек куркынычсызлыгы уйный, дип өстәде ул.

"Сәясәттәге үзгәрешләр безнең ил торышына тәэсир итмәскә тиеш. Әгәр дә без үз-үзебез тәэмин итсәк, санкцияләр безгә бернинди мәшәкать тудырмаячак", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан хакимияте Россия Дәүләт Думасы хезмәттәшләре белән тыгыз эшчәнлек алып бара. Әйтик, авыл хуҗалыгы комплексы буенча яңа канун эшләнеп килә. Аның инициаторы Россия Федераль Җыенының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзасы Ирек Богуславский.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading