16+

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингы буенча кешеләр әзерләргә кушты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының "Партнерлык финанслануы" # яңа чынбарлык эшлекле иртәсендә Россиядә ислам банкингы үсеше өчен, һичшиксез, кадрлар әзерләргә һәм канунда үзгәрешләр кертергә кирәклеген җиткерде.

"Без башка структуралар белән очрашабыз, актив эшлибез. Безгә ислам банкингы буенча кешеләр әзерләргә кирәк, андый эш алып барыла. Без үзебезнең белгечләрне җибәрәбез. Шул ук вакытта, каршылыклар булмасын өчен канун өстендә эшләү бик мөһим", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук "Россия - Ислам дөньясы" мәйданында эш баруын җиткерде.

"Соңгы елларда без "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме кысаларында актив эшлибез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, миңа әлеге төркемне җитәкләү тапшырылды. Без Мәскәүдә, Казанда чаралар үткәрдек, берничә көн элек Грозныйда утырыш үтте", - диде Президент.

Татарстан лидеры Россиядә ислам банкингы институты үсеше тизләнешенә өметен белдерде. "Мөгаен, тагын да тизрәк хәрәкәтләнергә кирәктер, без тырышабыз", - дип җиткерде ул.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading