16+

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районындагы янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

Президент шулай ук җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде.

Президент шулай ук җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде.

Хокук саклау органнары җитәкчелеге белән координацион киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә һәм Татарстан Прокуратурасына фаҗига сәбәпләрен җентекләп тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә, шулай ук имин булмаган гаиләләр белән эшләүне, шул исәптән балалар өчен шартлар тудыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, социаль якланылмаган катламнар, бигрәк тә балалар зыян күрмәсеннәр өчен җирле хакимиятләр үз территориясендәге хәлләрне белеп торырга, үз вакытында чаралар күрергә тиеш.

Координацион киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районының Иске Куак авылында биш баланың һәм аларның әнисенең гомере өзелүгә китергән янгын хәлләре турында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин нотыгын тыңлады, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading