16+

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Мәдәният, фән һәм мәгариф министрлары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры яншәсендә узган шигъри митингка кушылдылар.

Һәр елны 6 июнь көнне Пушкин урамы ягыннан Театраль мәйданда шәһәребезнең күренекле мәдәният әһелләре, яшь шагыйрьләр һәм шәһәр халкы шигырь бәйрәменә җыела. Акция инде традициягә керде. Һәйкәл янына мәктәп укучылары да, иҗтимагый оешма вәкилләре дә килә. Биредә рус әдәбияты классигына чәчәкләр куела, шигырьләр укыла. Нәкъ менә шул көнне Рус теле көне дә билгеләп үтелә.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading