16+

Рөстәм Миңнеханов «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылырга чакыра (ВИДЕО)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан уздырылган флешмобны үзенең Instagram аккаунтында урнаштырган. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә багышланган ролик Президентның да күңеленә хуш килгән, күрәмсең.

Видеода яшьләр акциянең логотибын булган "Ә"хәрефен ясыйлар һәм ахырда «26 апрельдә 16 сәгатьтә урамга чык» дип мөрәҗәгать итәләр.

Бүген, 26 апрельдә, олуг шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә нәтиҗәләр ясала һәм гала-концерт була.

Туган тел көне кысаларында бәйгеләр уздырыла. Бәйрәмдә Башкортстан, Марий Эл, Саратов, Ульяновски һәм Киров өлкәләреннән яшьләр катнашуы көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading