16+

Рөстәм Миңнеханов РФ Федерация Советының Сүрия буенча карарын хуплый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу карар үзен аклый дип, РФ Федерация Советының Россия Президенты Владимир Путинның РФ Кораллы Көчләрен Сүриядә файдалану буенча үтенечен хуплауга теләктәшлек белдерде. Бүген ТР Президенты бу хакта журналистларга хәбәр итте. "Бу карар үзен аклый дия алам, чөнки "Ислам дәүләте" - бөтен дөнья өчен бик зур проблема....

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу карар үзен аклый дип, РФ Федерация Советының Россия Президенты Владимир Путинның РФ Кораллы Көчләрен Сүриядә файдалану буенча үтенечен хуплауга теләктәшлек белдерде. Бүген ТР Президенты бу хакта журналистларга хәбәр итте.

"Бу карар үзен аклый дия алам, чөнки "Ислам дәүләте" - бөтен дөнья өчен бик зур проблема. Катгый чаралар күрелмәгән очракта, оешма үз гамәлләрен киңәйтәчәк. Бүген РФ Федерация Советы кабул иткән карарарны без тулысынча хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, "Ислам дәүләте" (Россия тыелган террорчылык оешмасы) ислам ролен кимсетергә омтыла. "Россиядәге ислам оешма вәкилләре кылган гамәлләрне беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Аларга каршы тору өчен белемле кешеләр кирәк", - дип ассызыклады ул.

Р.Миңнеханов искәртеп узганча, Россия Президенты Владимир Путин Болгарда ислам үзәге төзү турында карар кабул итте. Татарстан лидеры фикеренчә, республикада диннең чын кыйммәтләрен аңлата алырлык дин әһелләрен укыту зарур.

"Ялган ислам исеме астында кешелексез гамәлләр кылучы кешеләр төркеме пәйда була. Шуңа да безгә яшьләрне хәнәфит мәзһабе традицияләрендә тәрбияләү мөһим, ул тынычлык һәм дуслыкта бөтен илдә яшәп килә", - дип сүзен йомгаклады республика лидеры.

http://www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading