16+

Рөстәм Миңнеханов Агросәнәгать паркында булды

Базарда киштәләр тулы, бәяләр гадәттәгечә.

Рөстәм Миңнеханов Агросәнәгать паркында булды

Базарда киштәләр тулы, бәяләр гадәттәгечә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Агросәнәгать паркында булды. Әлеге сәфәре барышында ул сәүдәгәрләр һәм сатып алучылар белән аралашты, азык-төлек продуктларын бәяләде. Базарда хәлләр гадәттәгечә саклана, дәррәү килеп алучылар сизелми, киштәләр тулы, бәяләр дә югары түгел.
 

Бирегә килүчеләрнең йөзләрендә дә пошаманлыкка төшү юк, күтәренке кәеф белән йөриләр, тормыш дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә итүче эшмәкәр белән исәнләште, шунда ук сатып алучыларның  кәрзин тутырып ярма алуларын күргәч, "Ә нигә шулкадәр аз алдыгыз?" дип шаяртты. Хатын-кызлар елмаешып "Безгә, икебезгә" дип җавап кайтардылар. «Ну, сез булдырасыз! Аппетитыгыз әйбәт күренә, ә үзегез нинди төз, ябыклар», - дип җавап бирде президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading