16+

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады

Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады

Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 49нчы утырышында соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя бирде.

«Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән. 4,5 меңнән артык күп фатирлы торак йорт (24,5 млрд сум), 207 амбулатор сырхауханә учреждениесе (7,8 млрд сум) , 711 мәктәп һәм балалар бакчасы (13 млрд сумнан артык) төзекләндерелгән», - дип сөйләде Президент.

328 җәмәгать киңлеге ямьләндерелгән (гомуми кыйммәте 8,6 млрд сум), 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән. Гомуми мәйданы 3,5 млн кв.м булган 1704 ишегалды территориясе (5,5 млрд сумга якын) төзекләндерелгән.

«Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә, гражданнарның тормыш сыйфаты арта. Быел без күләме 40 млрд сумнан артык булган 40 инвестицион программа кысаларында эшне дәвам иттерәбез. Бүген Татарстан – Россиянең уңышлы үсеш алучы, биредә яшәү һәм эшләү дәрәҗәле булган төбәкләренең берсе. Бу – барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бердәм эш нәтиҗәсе», – дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading