16+

Рөстәм Миңнеханов: «Сентябрьдәге сайлаулар нык көндәшлектә узачак»

Кайсы партия иң ышанычлысы икән? Үзегезгә шундый сорауны биргәнегез бармы?

Рөстәм Миңнеханов: «Сентябрьдәге сайлаулар нык көндәшлектә узачак»

Кайсы партия иң ышанычлысы икән? Үзегезгә шундый сорауны биргәнегез бармы?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Россиядә бүген “Бердәм Россия”дән башка, илне үстерүдәге колачлы бурычларны комплекслы хәл итәргә сәләтле, сәяси көчләр юк”,-диде. Ул әлеге сүзләрне 20 июньдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXнчы конференциясендә әйтте.

Татарстан Президенты үзенең чыгышында “Бердәм Россия”нең республикада социаль тотрыклылыкны ныгытуда эзлекле эшләвен, партия башлангычындагы проектларның иҗтимагый әһәмиятле һәи ихтияҗлы булуын ассызыклап үтте.

-”Бердәм Россия”нең куәтен: бердәмлеген, белемен һәм кадрларның һөнәри осталыгын төп бурычны гамәлгә ашыруга-халыкка хезмәткә юнәлтергә кирәк. Безнең партиянең шигаре дә “Республика мәнфәгатьләрен кайгырту-һәр кеше файдасына”,-диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларның гади генә булмаячагын искәртте.

-Татарстан үсеше югары булган саен, гражданнарның да таләбе һәм өметләре югары,-диде Рөстәм Миңнеханов.-Республика халкы нигезле рәвештә күтәргән мәсьәләләр шактый әле. Без аларны беләбез, иң мөһиме-чишү юлларын беләбез, мәсьәләләрне чишә барабыз. Партиянең көче дә шушында-ул проблемалардан качмый. Партиянең эшчәнлеге-төрле дәрәҗәләрдәге көндәшләргә азык, бер нәрсә дә эшләмәгәннәрне генә тәнкыйтьләмиләр.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан халкының өчтән ике өлеше Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эшчәнлеген хуплый. Татарстан Президенты республикада милләтара һәм динара татулыкны сакларга чакырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:”Яңа чакырылыштагы парламент депутатларының максаты-икътисадый үсешнең татарстанлыларның тормыш сыйфатында турыдан-туры чагылыш табуына ирешү”, - диде.
- Сайлаучылар белән ачыктан-ачык һәм хөрмәт йөзендә аралашу, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә битараф булмау зарур. Гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмасын. Бу таләп һәр дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм, беренче чиратта, депутатлар өчен,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Конференциядә “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланды. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сайтында исемлек белән танышырга була.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading