16+

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia Милли чемпионаты җиңүчеләрен котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia Милли чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia Милли чемпионаты җиңүчеләрен котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia Милли чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләде.

Чемпионатның гомумкоманда зачеты буенча татарстанлылар I урын яулаган иде.  Икенче урынны – Мәскәү, өченче урынны – Мәскәү өлкәсе алды. Тантаналы чара Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

WorldSkills хәрәкәтендә Россия инде җиде ел катнаша. Рөстәм Миңнеханов билгеләп киткәнчә, шушы вакыт эчендә бу безнең өченче җиңүебез инде.

– Аеруча да бу җиңү бездә, Казан җирендә, булуы сөендерә. Иң беренче чиратта яшьләрне әзерләргә ярдәм итүче укытучыларга, экспертларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Яшьләребез исә әлеге чемпионатта бик зур тәҗрибә алды. Сезнең финалда җиңү яулавыгыз – карьера үсешенә этәргеч булып торачак. Хәзер сез 2021 елда Шанхай шәһәрендә узган Дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургта узган Европа чемпионатында катнашу хокукына ия булдыгыз. Сезнең бу җиңүегез республиканың да WorldSkills хәрәкәтенә керткән өлешен күрсәтә. Ләкин безнең өчен җиңү генә мөһим түгел. Беренче чиратта безгә чемпионат иң яхшы дөнья методикасы, технолияләре, стандартлары китергәне өчен кирәк. Чемпионат ярдәмендә без яшьләрне көндәшлеккә сәләтле белгечләр буларак тәрбиялибез. WorldSkills белән республиканың киләчәк тормышы да бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент WorldSkills чемпионатында иң күп җиңү китергән уку йортларын да билгеләп китте. 19 медальне Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары, 13 медальне Казан  Инженерлык лицее укучылары яулаган булган.  

WorldSkills чемпионатының Россия этабында 1300 яшь белгеч катнашты. Татарстан җыелма командасында 261 кеше бар иде. Нәтиҗәдә безнекеләр 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза һәм 25 осталык өчен медален яуладылар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading