16+

Рөстәм Нәбиев: "7 ел элек шушы көнне комадан чыктым һәм ..."

Бүген танылган блогер Рөстәм Нәбиевның тормыш иптәше Индира туган көнен билгеләп үтә.

Бүген танылган блогер Рөстәм Нәбиевның тормыш иптәше Индира туган көнен билгеләп үтә.

Бу уңайдан Рөстәм хатынына тирән эчтәлекле котлау язган.

“Туган көнең белән, мәхәббәтем! Бу көн минем өчен бик кадерле, чөнки 7 ел элек синең туган көнеңдә мин комадан чыктым... Ничек елаганымны хәтерлисеңме? Сине яңадан күрү бәхетеннән еладым. Ишелгән казарма астында ятканда, синең белән бөтенләйгә хушлашкан идем. Ә бит мин сине бәхетле итәргә сүз биргән идем. Шушы вәгъдәмне үти алмыйча үлеп китәрмен дип курыктым. Тагын бер шанс биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә, ә сиңа бәхетле булып яшәргә өмет биргәнең өчен рәхмәт. Һәр көннең якты эмоцияләре өчен рәхмәт. Теге чакта син дөрес сайлау ясагансың. Мин сине бик яратам!” – дип язган Рөстәм. 

Индираны без дә котлыйбыз, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телибез! 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading