16+

Рөстәм Нәбиев икенче тапкыр Эльбрусны яулады!

Бу юлы Рөстәм тауның 5621 метр биеклегенә менгән.

Бу юлы Рөстәм тауның 5621 метр биеклегенә менгән.

Бөтен дөньяга билгеле блогер, Омск фаҗигасендә ике аяксыз калып та, исән-сау кешеләр башкаралмаганны тормышка ашыручы Рөстәм Нәбиев Эльбус тавы башына менеп җитте. Бөтен ил диярлек Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның Эльбрус тавына күтәрелүен күзәтте. Рөстәм, безнең халык герое, моңа кадәр дә бер тапкыр Эльбрус тавына менгән иде инде. Анда ул тауның көнбатыш ягын яулаган иде.

Бу юлы Рөстәм тауның 5621 метр биеклегенә менгән. Монысында тауга менү катлаулы һава шартларында узган. Әмма Рөстәм Нәбиев төркем составында яңадан Эльбрусны яулый алган.

"Бу тимерне кочаклап алу өчен күпне үтәргә туры килде", - дип яза югарыдан Рөстәм "Инстаграм"дагы подписчикларына.

Шулай ук, аңа кызы София уенчык калдырган булган, ул кызына вәгъдә биргәнчә, аны тау чигендә калдырган, дип яза "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading