16+

Рөстәм Нәбиевның инстаграмдагы аккаунтын япканнар

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең инстаграм сәхифәсен япканнар. Рөстәм бик актив блогерларның берсе, аның аккаунтын миллионнан артык кеше карап бара иде.

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең инстаграм сәхифәсен япканнар. Рөстәм бик актив блогерларның берсе, аның аккаунтын миллионнан артык кеше карап бара иде.

Рөстәмнең тормыш иптәше Индира Нәбиева әйтүенчә, Рөстәмнең сәхифәсе Украина ботлары һөҗүменә дучар булган. Нинди пост өчен дигән соравыбызга Индира Нәбиева: «Киресенчә, постлар куймаган өчен», — дип җавап бирде. Рөстәмнең бик нык борчылуы турында да әйтеп үтте.

Әлегә Рөстәм Нәбиев кызы исеменә яңа инстаграм сәхифәсе ачкан. Анда 33 меңнән артык кеше язылган инде. Рөстәм Нәбиев укучыларына мөрәҗәгатендә сәбәбен бераз башкачарак аңлата: «Сәлам, дуслар. Миңа язылганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең белән элемтәдә булу минем өчен бик мөһим. Аңлавыгызча, ниндидер шикле гамәлләрем өчен минем төп сәхифәмне яптылар. Нәрсә эшләгәнемне әлегә үзем дә аңламыйм. Вакытлыча биредә булам. Языгыз, комментарийлар калдырыгыз», — дип сөйләгән анда блогер.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading