16+

«Рубин» футболчысы Гекдениз Карадениз салдыра торган мәчет быел ачыла

17 июня 2017, 05:59
1154
0
0
Уку өчен 2 минут

Биектау районының Калинино авылында төзелә торган мәчетне "Рубин" футболчысы Гекдениз Карадениз төзетә.

«Рубин» футболчысы Гекдениз Карадениз салдыра торган мәчет быел ачыла

Биектау районының Калинино авылында төзелә торган мәчетне "Рубин" футболчысы Гекдениз Карадениз төзетә.

Мәчетнең манаралары күтәрелгән, эчке эшләре генә калган, дип яза prokazan.ru. һәм life.ru мәгълүматлары буенча, футболчы төзелешкә 60 миллион сумга якын акча биргән, әмма төгәл мәгълүмат юк. Бер ел элек Карадениз аның мәчет кенә түгел, мөселман кафесы һәм кибетеннән дә торган тулы бер комплекс итеп күрергә теләвен әйткән.
Гекдениз Карадениз - төрек футболчысы, «Рубин» клубында 2008 елдан бирле эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading