16+

“Рубин” җиңүләрсез сериядән котылды

Казан футболчылары бу сезонда беренче тапкыр бер матчта 2 туп кертә алды.

Казан футболчылары бу сезонда беренче тапкыр бер матчта 2 туп кертә алды.

“Рубин” футболчылары бүген Казанның Үзәк стадионында премьер-лигада тәүге сезонын уздыра торган “Тамбов” командасын отты – 2:1.

Исәпне уенның 27нче минутында Игорь Коновалов ачты. Тагын 5 минут вакыт узуга хуҗалар исәп аермасын 2 тупка җиткерде – Грузиянең 18 яшьлек футболчысы Зурико  Давиташвили “Рубин” өчен беренче голын кертте. Икенче тайм башында хуҗалар бер туп белән җавап кайтара алды. Ахыр чиктә  Зурико  Давиташвили иң яхшы уенчы булып танылды.

“Тамбов” составында Бөгелмәдә туып-үскән, заманында “Рубин-2” һәм “Нефтехимик” командалары өчен уйнаганы булган 32 яшьлек Олег Чернышов та чыгыш ясый. Шунысы игътибарга лаек: Олег – “Тамбов” өчен иң күп матч уздырган уенчы да. “Рубин”га каршы уенда ул беренче таймнан соң башка футболчыга алмаштырылды.

Әлеге җиңүдән соң “Рубин” 6 матчка сузылган җиңүләрсез сериядән котылды. “Рубин”ның соңгы 3 уенда гол кертә алганы юк иде. Тагын бер кызыклы факт – Казан футболчылары бу сезонда беренче тапкыр бер матчта 2 туп кертә алды.

Әлеге матчны Үзәк стадионда 2500ләп тамашачы карады.

12 уеннан соң “Рубин” 14 очко туплады. 19 октябрьдә Казан футболчылары Мәскәүдә “Спартак” белән уйный.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading