16+

«Рубин» «Роналд Макдоналд»та кунакта булды

Казанның «Рубин» футбол командасы уенчылары Павел Могилевец, Хорен Байрамян, Иван Коновалов һәм Игорь Коновалов Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Роналд Макдоналд» йорты яшәүчеләре янында булды.

Футболчылар әлеге йортта яшәүче гаиләләр белән танышты, балалар белән аралашты, бергәләшеп уздырылган тамашада катнашты. Соңыннан «рубин»лылар балаларга рәсем ясарга да булышты, әлеге рәсемнәр футболкаларга эскиз буларак кулланылачак.

Республика клиник хастаханәсенең яшь пациентлары белән футболчыларның бергәләшеп иҗат итүе киләчәктә «Рубин» футбол командасының хәйриячелек акциясенең нигезе булачак – ул ДРКБда дәваланучы һәм бушлай гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд»ка ярдәм итү йөзеннән эшләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading