16+

«Руки Вверх!» төркеме солисты Сергей Жуков үзенең яртылаш татар булуын әйткән

Интернет киңлекләрендә Сергей Жуковның яртылаш татар булуы турында сөйләгән видеосы таралды.

Интернет киңлекләрендә Сергей Жуковның яртылаш татар булуы турында сөйләгән видеосы таралды.

Шуңа бәйле рәвештә танылган җырчы «Руки вверх!"(12+) фильмы премьерасын күрсәтүне Казанда үткәрергә карар кылган. 

«Исәнмесез. Монда булуыгыз өчен бик зур рәхмәт. (татарча ред.иск.) Сез нәрсә елмаясыз?! Минем әнием татар. Гаиләмдә татарча сирәк сөйләшсәләр дә, әни белән әби шул телдә аралаштылар, барысын да ишетә идем, шуңа күрә мин яртылаш татар. Шулай булгач, дуслар, Казанда фильмны беренче күрсәтү юкка гына түгел. Минем бик күп туганнарым кайчандыр Казанда төпләнеп калган, һәм гомумән, төбәгебездә булуыма бик рәхмәтле».

Алты ел элек интернетта Сергей Жуковның татар телендә берничә сүз әйткән видеосы пәйда булды. Анда ул балачак хатирәләре белән уртаклашты: Сергей үзенең туган абыйсының аны татарча әдәпсез әйтемгә өйрәтүен дә, моны ишеткән әбисенең чүпрәк тотып аның артыннан йөгерүен дә елмаеп сөйләде. Моннан тыш, үзенең иртәсе әбисе– бабасы белән татарча сөйләшүдән башлануын сөйләгән.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading