16+

Руслан Ильмирага: "Рәхмәт Фирдүскә, Салават абыйга... Мин киредән намазга басам..."

Ильмира Нәгыймова иренең төрле була алуын халыкка күрсәтүен дәвам итә.

Ильмира Нәгыймова иренең төрле була алуын халыкка күрсәтүен дәвам итә.

Руслан Кираметдинов кичә «Интертат»ка Ильмира көнләшергә сәбәп бирә, балаларны карамый, миңа кул күтәрә дип интервью биргән иде. Ильмирага исә бөтенләй башка эчтәлектәге смслар җибәрә икән. Җөмлә җөмләдән аерылмый торган тоташ озын текстларны җырчы сторисларына чыгарып бара.

«Җимешем, мин беләм, безгә авыр. Мин үзгәрәм, Болар барысы да үтәр, шулай кирәк булгандыр. Миңа кем генә шалтыратмады. Рәхмәт Фирдүскә, Салават абыйга. Алар кайгырттылар. Мин, җимеш, әзер үзгәрергә, киредән намазга басам. Балаларыбыз, алтыннарыбыз бар бит, аларны кайгыртырга кирәк. Ә без х… шөгыльләнәбез.

Гафу ит мине барысы өчен дә. Машинаны иртәгә кире алып киләм. Әйдә туктыйк. Мин Фирдүскә, сиңа, Салават абыйга, үземә, балаларга, гаиләмә сүз бирәм. Бу сөйләшүне алар гына белә. Эчүне ташлыйм, балаларны карыйм. Үземнең яхшы ир һәм яхшы әти икәнелгемне дәлилләрмен. Үз өстемдә эшләргә тырышачакмын. Син дә минем үзгәргәнне күреп туктарсың. Әле барысын да үзгәртергә соң түгел. Җимеш, алып ат, вакыт узгач видео төшерербез дә бетте. Күп кеше ышанмый, пиар диләр. Ә көнчеләр "кит Русланнан" дип сиңа яза. Конкретный кешеләр бар да була, дуслашыгыз диләр. Тормышта бар да була, җимешем. Самолет шартлады, инде оныттылар. Безгә боларны чыгарулар кирәк булгандыр. Хәзер җиңне сызганып эшләргә, бәбкәм. Гайрәтең кайткандыр, акыллым, миннән. Минем дә азрак бар, үтә ул, алтыным, үтә. Бу хәлләрдән соң безнең барысы да әйбәт булачак. Сүз бирәм. Миңа бик авыр, әмма без көчле, барысын да җиңеп чыгачакбыз», — дип яза ул хатынына.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаилэне саклап , балаларны ятим итмэскэ тырышыгыз . Сон булмасын , соныннан укенерлек булмасын. Бэхет телим гаилэгнзгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эллэ боларнын баш киткэн ,крмгэ хэжэт сон сез?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тукран тэубэсенэ ышанма,узгэрми ул.Алтыдагы алтмышта дигэннэр борынгылар.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гаеп бер кешедэ генэ булмый ул икендэдэ була. Атта да тэрдэдэ була дигэн эйтем бар.бер кешене генэ гаеплэп пычырак атырга кирэкми. Бер беренне анлап санлап кичерэ белергэ кирэк. Кеше тормышын бер кешедэ белми кара урман ул аларнын гаилэсе белэн яшэмисез. Юньле кеше ботен илгэ тормышын ничек яшэгэнен сиздерми. Ир белэн хатын узлэре уртага салып сойлэшергэ кирэк. Кешенен тормышын тикшереп эллэ нэрсэлэр язып котыртырга кирэкми. Узлэреннэн эшлэре нишлиселэре килсэ шуны эшлэсеннэр.

          Мөһим

          loading