16+

Руслан Кираметдинов: "Минем өчен олы бүләк итеп Ходай үзе сине яратты"

Татар эстрадасы артистлары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың кызлары Ясминәгә 6 яшь тулган.

Татар эстрадасы артистлары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың кызлары Ясминәгә 6 яшь тулган.

Бу уңайдан Руслан кызына багышлап җылы сүзләр язган. 

Кызлы кеше бик бәхетле, диләр.
Кызым белән мин дә канатлы.
Минем өчен олы бүләк итеп
Ходай үзе сине яратты.
Йөргән юлың гел хәерле булсын,
Балакаем минем, күз нурым.
Фәрештәләр булсын иңнәреңдә,
Ак канатым, нәни кошчыгым.
Син үсәрсең, канатларың ныгыр,
Дөнья киңлегенә очарсың.
Кайткан саен канатыңны җәеп,
“Сагындым, әткәй-әнкәй” дип кочарсың!
Тәүфыйклы бул, инсафлы бул,
Бәхет булсын синең юлдашың.
Игелекне, изгелекне таны,
Ә акылың тапсын кыйбласын.

Ильмира Нәгыймова да кызын шигъри юллар белән котлаган:

Дөньялыкның бар шатлыгы.
Кызым, сиңа бүләк булсын.
Кайгы һәрчак урап узсын,
Бәхет чишмәң тулып торсын.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?????

    Мөһим

    loading