16+

“Русское радио”ның баш мөхәррире Юлия Ларионова вафат

“Русское радио”ның баш мөхәррире Юлия Ларионова вафат булган, дип яза “Известия” продюсер Иосиф Пригожинга сылтама белән. Әлеге хәбәрне соңрак “Русская медиа группа” җитәкчесе Сергей Бунин да раслый.

“Юлия озак еллар үз хезмәтенә тугры калып, “Русское радио”да эшләде”, - дип яза Пригожин  һәм мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша. Шулай ук продюсер Юлия Ларионованың яхшы кеше һәм үз эшенең остасы булуын да ассызыклый.
 
Ларионова әлеге радиога музыкаль мөхәррир буларак эшкә килгән. 2016 елдан исә баш мөхәррир вазыйфасын башкарган. 

Кайбер фаразлар буенча, Юлия ханым яман шеш белән 7 елдан артык көрәшкән һәм үлеменең сәбәбе дә шул авыру белән бәйле. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading