16+

Рузия Мотыйгуллина юбилей кичәсенә чакыра

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

18 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узачак. Бу турыда Рузия Мотыйгуллинаның кызы, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сөйләде, дип яза "Татар-информ".

«Программа ике бүлектән тора. Беренчесендә Рузия Мотыйгуллина уйнаган „Зөләйха“, „Диләфрүзгә дүрт кияү“, „Бирнәсез кыз“, „Өч аршын җир“ кебек көчле классик спектакльләрдән монолог өзекләре тәкъдим ителәчәк. Кичәнең икенче өлешендә җырлар, биюләр, Башкорт драма театры, „Казан“ бию ансамбле котлаулары була», — диде ул. 

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading