Җырчы Рүзилә Хәертдиновага социаль челтәрдәге язылучылары “рухи яктан көчле хатын-кыз сез” дип язган. Моңа карата Рүзилә үз фикерен белдергән.
“Элек мин башка төрле идем. Тормышымда булган хәлләр аркасында шундыйга әверелдем. Мине күп тапкыр алдадылар. Әле дә язмыш сыный, әле дә чыдамлыкка, ныклыкка имтихан бирәм. Тагын да көчлерәк, зирәгрәк була барам. Беркайчан да зарланмадым һәм зарланмаячакмын да. Сезгә дә күрсәтмим. Ә нәрсәгә? Гел зарланып йөргән, тормышыннан канәгать булмаган кешеләр бар. Проблеманы үзеңдә эзләргә кирәк, аңлыйсызмы? Беркайчан да беркемне дә гаепләргә ярамый. Әгәр сезгә карата начар гамәл кылганнар икән, димәк, сез моңа үзегез үк юл куйган. Сезнең тормыш сезнең кулда. Нидер ошамый икән, үзгәртегез. Үз хаталарыңда өйрәнергә һәм үз өстеңдә эшләргә кирәк. Мин тормышымда булган хәлләр, ул вакытта булган һәм хәзер төшеп калган кешеләр аркасында көчле. Беркайчан да кеше турында начар сүз сөйләмәячәкмен. Аллаһы Тәгалә барысын да үзе күрә. Һәркемгә рәхмәт әйтеп, бәхет телим”, - дип язган Рүзилә Хәертдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар