16+

Сабада яңа хоккей төре уйлап тапканнар

Байлар Сабасында Татарстанда беренче тапкыр гадәти булмаган Урам Хоккей лигасы узган.

Сабада яңа хоккей төре уйлап тапканнар

Байлар Сабасында Татарстанда беренче тапкыр гадәти булмаган Урам Хоккей лигасы узган.

«Уенның үз шартлары: беренчедән, монда сакчы юк, шуңа да капкалар бик кечкенә, тәбәнәк, ләкин гол кертүе җиңел түгел. Икенчедән, һәр уен 10 минут дәвам итә. Ике периодтан тора. Турнирда катнашучыга кәшәкә белән тимераяк булса, шул җитә. Капкачы булмагач, махсус битлекләр, саклану чаралары кирәкми. Төп кагыйдә – уенчыларга зыян сала торган алымнар кулланырга ярамый», – ди уенны оештыручыларның берсе Алмаз Нәбиуллин.«Байлар Сабасы – 2019» турнирында исә «Локомотив» командасы беренче урынны алган.

Бу яңа төр хоккей күп кешедә кызыксыну уяткан. Бәлки ул киләчәктә республиканың башка районнарында да уздырыла башлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading