16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә югары уку йортында булды

27 мая 2025, 20:18
275
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия технология университетында булды.

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия технология университетында булды.

Рөстәм Миңнехановка югары уку йорты эше турында сөйләделәр, аналитика, модельләштерү, проектлау һәм цифрлы прототиплаштыру технологияләренең универсаль укыту-фәнни лабораториясен күрсәттеләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар киберспорт робот техникасы үзәге, «Интеллектуаль автономлы һәм мультиагентлы робототехник системалар» кафедраара махсуслаштырылган лабораториясе эше белән таныштылар.

Рөстәм Миңнехановны югары уку йорты ректоры Станислав Кудж озата йөрде.

Россия Технология университеты Росатом, Ростех, Роскосмос, Ростелеком, Сбербанк, 1С, Яндекс, VK, Samsung өчен кадрлар әзерли. Моннан тыш, югары уку йорты КАМАЗ белән хезмәттәшлек итә башлаган.

Татарстан Рәисе белән бергә югары уку йортына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар килде.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading